Аксубайлылар казанлыларга иң яхшы авыл хуҗалыгы товарларын саттылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар казанлыларга иң яхшы авыл хуҗалыгы товарларын саттылар

Район вәкилләре иртә таңнан Казанда үз сәүдә урыннарын оештырдылар, традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

Җитештерүчеләр өчен бу үз продукциясен сату өчен менә дигән мөмкинлек, ә кала халкы өчен сыйфатлы һәм экологик чиста товарларны арзан бәядән сатып алу.

Авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр ярминкәгә күп төрле азык-төлек товарлары алып килделәр. Болар: яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт ризыклары, хуш исле бал, төрле камыр ризыклары һәм башкалар. Барлык товарлар да югары сыйфатлы һәм отышлы бәяләре белән аерылып торды. Һәм бу күп кенә сатып алучыларны җәлеп итте.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре аеруча бәйрәм рухы тудырды. Алар башкарган җырлар бөтен мәйданчыкта яңгырады, ярминкәдә катнашучыларга матур хисләр бүләк итте һәм шатлык өстәде.


Нет комментариев