Шимбә көнне район вәкилләре Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Бу – сезонның өченче ярминкәсе булды.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар ярминкәдә төрле товарлар белән сату иттеләр. Шул исәптән – яшелчәләр, төрле төр ит, сөт, йомырка, төрле камыр ризыклары, кайнатмалар, тозланган әйберләр, консервланган җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, бал.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, сезон башыннан өч ярминкәдә республикабыз башкаласында яшәүчеләргә 25 тонна сөт, алты тонна ит (шул исәптән 0,5 тонна кош ите, 5,5 тонна сыер ите), дүрт мең данәдән артык йомырка, алты тонна яшелчә сатылган, шуның 4,5 тоннасы бәрәңге. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җәббаров район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов озатуында ярминкәләр эшен карап чыкты һәм аксубайлыларның сәүдә мәйданчыгында да булды. Ведомство җитәкчесе район вәкилләренә сәүдәне оештырган өчен югары бәя бирде.
Бу көнне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсен оештырган иң актив катнашучылар район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын алды.
Нет комментариев