Аксубайлылар Казанда яңа ел алды ярминкәсендә катнаштылар
Аксубай районы вәкилләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Шәһәр халкы йомырка, ит һәм ит эшләнмәләре, сөт, консервлар, кайнатмалар, хуш исле балны бик теләп сатып алдылар – барысы да бик яхшы сыйфатлы һәм Татарстан башкаласы супермаркетларындагыга караганда күпкә түбәнрәк бәядән. Базарга килүчеләр арасында Аксубай товарын даими сатып алучылар да бар. Безнең район кырларында һәм бакчаларында җитештерелгән һәм үстерелгән продукциягә шәһәр халкының ихтыяҗы арта бара.
Ә мәдәният хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, бу көнне бәйрәм кәефе тудырдылар: музыка яңгырады, артистлар җырладылар һәм шаярттылар, сатучыларның да, сатып алучыларның да күңелләрен күтәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев