Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «Җиңү диктанты» яздылар

«3нче Аксубай урта мәктәбе»нең региональ мәйданчыгында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына – «Җиңү диктанты» Халыкара белем бирү диктанты акциясе узды.

Акция «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында иҗтимагый оешмалар белән берлектә уздырылды.

Парта артына ике аудиториядә районның 12 мәгариф учреждениесенең өлкән сыйныф укучылары, тарих укытучылары, оешма вәкилләре – 40ка якын кеше утырды. Дәрес яшь талантлар башкаруында патриотик җырлардан башланды. Акциядә район башлыгы Камил Гилманов шәхсән катнашты.

– 3 сентябрьдә икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне. Без үз халкыбыз тарихын белергә тиеш, мондый акцияләр бүген, кайбер илләр үткәннәрне яңадан язарга тырышканда бик кирәк, – диде ул. – Бу яшь буын өчен бик мөһим.

«Җиңү диктанты» халыкара акциясенең Аксубай районы буенча региональ координаторы, мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин, диктант шартларын аңлатып, «Җиңү диктанты» – бик киң медиа-мәйданчык, анда илебезнең героик үткәне турында күп кенә яңалыкларны белергә була, дип билгеләп үтте.

Тестны үтәү өчен 45 минут вакыт бирелде. Бу вакыт эчендә катнашучылар диктант биремнәренә Бөек Ватан сугышының төп тарихи даталары, вакыйгалары һәм геройлары белән бәйле сорауларга җавап бирергә тиешләр иде. Биремнәр өстендә эшләү үзенчәлекле имтихан буларак узды. Мәктәп сынавыннан соң, онытылган белемнәрне тутырырга мөмкин. Әгәр дә берәр нәрсә онытылса, шик булса, аны һәркем интернетта чыганакларны ачып эзли ала. Кайбер укучылар барлык сорауларга да бик тиз ышаныч белән җавап бирделәр – бу темалар 10 нчы сыйныфта мәктәп программасы буенча үтелә. Күпләр дәрес рәсми төгәлләнгәнче үк аудиториядән биремнәрне үтәп чыктылар.

Диктант онлайн-мәйданчыкта да актив узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев