Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тотуга Аксубай районында 38 махсус техника беркетелгән.
Соңгы тәүлек эчендә генә дә Аксубайда, синоптиклар фаразына караганда, 10, 9 мм явым-төшем булган. Алда безне карлы атна көтә, уртача тәүлеклек температура 0 дән минус 10 градуска кадәр тирбәләчәк.
–Кышкы чорда район территориясендә автомобиль юллары буйлап транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү өчен, кардан чистарту өчен 38 махсус техника җәлеп ителгән. Болар – “Татавтодор”ның Аксубай филиалы техникасы – төбәк юлларында, Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә, торак пунктларда – авыл җирлекләрендә, нефть компанияләре, инвесторлар, шәхси хуҗалыклар техникасы җәлеп ителә, – дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов.
Көчле кар яуганда һәм буран булганда район территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе рәисе күрсәтмәсе белән «Буран» планы кертеләчәк.
Нет комментариев