Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар этнографик диктант яздылар

Район мәдәният йорты мәйданында ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узды.

Акциядә 100дән артык кеше катнашты. Алар – мәдәният, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар һәм районның актив кешеләре. 

– Акциянең Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелүе символик мәгънәгә ия, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев аудиторияне сәламләп. – Чөнки диктатның төп бурычы – Россия халыкларының, чит илләрдәге ватандашларыбызның үз тамырларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, янәшәдәгеләр турында күбрәк белү. Чөнки белем төрле милләт кешеләре арасында үзара хөрмәт һәм килешү өчен нигез булып тора. 

Катнашучылар эшкә әзерләнеп керештеләр. Диктант язу өчен бирелгән 45 минут – мәктәп дәресе вакыты – бик тиз үтте. Күпләр тестның барлык сорауларына да хәтта моннан да азрак вакыт эчендә җавап бирделәр. 

Йомгаклар белән «Зур этнографик диктант» акциясен уздыру мәйданчыгы кураторы туган якны өйрәнү музее директоры Наталия Куштукова таныштырды. 

– Катнашучылар диктант биремнәрен уңышлы үтәделәр, – дип белдерде ул. – Уртача күрсәткеч якынча 90 балл. Бу аларның илебезнең төрле халыкларының ничек яшәгәннәрен, нинди үзенчәлекләр белән аерылып торуларын, ничек үсеш алуларын белүләре турында сөйли. Бу – аларның югары культурасы, киң күзаллаулары күрсәткече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев