Аксубайлылар чишмәгә тәре йөреше ясадылар
Феодосий Тотемский православие чиркәвендә гыйбадәт кылудан соң мәхәллә кешеләре таш чокырда урнашкан чишмәгә тәре йөреше белән киттеләр.
21 июльдә Рус Православие Чиркәве иң хөрмәтле образларның берсе — Казан Изге Ана иконасы белән бәйле искиткеч вакыйганы билгеләп үтә. Чиркәү риваятьләренә караганда, 1579 елда Казандагы зур янгыннан соң Матрона исемле кечкенә кызга Мәрьям Ана пәйда була һәм янган хәрабәләр өстендә изге урын — Казан Мәрьям Ана иконасы яшерелгән урынны күрсәтә. Кыз бу образны тапкан, ул күп буыннар өчен ышаныч һәм өмет символына әверелгән.
Бу вакыйга уңаеннан республика башкаласының православие динен тотучылары ел саен могҗизалы икона белән аны табу урынына тәре йөреше ясыйлар. Бу традиция еллар үтү белән безнең районда да ныгып китте.
Тәре йөреше башлану белән чиркәүдә кыңгыраулар чыңлады. Гыйбадәтханәдән образлар белән дин тотучылар колоннасы Романов, Мазилин урамнары буйлап (көньяк юнәлештә) үтте. Йөреш вакытында изгеләр рухына догалар яңгырады.
Чишмәгә килеп җиткәч, чиркәү башлыгы, рухани Александр Пасичук изге су белән гыйбадәт кылды һәм җыелучыларның барысына да изге су сипте. Дин тотучылар моны зур шатлык белән кабул иттеләр. Алар изгеләндерелгән су җыйдылар, ә кайберләре юыну өчен хәзерләнгән купельгә чумдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев