Аксубайның үзәк паркында Яз һәм хезмәт көненә багышланган бәйрәм узды.
Җәйге эстрада зонасында район үзәге халкы гаиләләре, кечкенә балалары белән җыелды. Музыка астында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре төрле төстәге якты нурлар белән кояш символын ясау буенча осталык дәресе оештырдылар. Өлкәннәр эскәмияләрдә утырып, җырлар тыңладылар, сәхнәдә барган вакыйгаларны күзәттеләр, балалар мәйданчыкта уйнадылар, таганнарда атындылар. Беренче май көне һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.
Аксубайлыларга һәм кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.
– Бу матур язгы көнне район җитәкчелегеннән барыгызны да Беренче май белән котларга рөхсәт итегез! – диде ул. – Бу иҗади хезмәт бәйрәме, чыннан да халык бәйрәме. Чөнки без үзебезне эшче гаиләләрдән дип саныйбыз.
Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы концерт программасы тәкъдим иттеләр. Сәхнә ветераннары белән бергә яшь артистлар – балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» халык инструменталь ансамбле вәкилләре дә чыгыш ясады. Тамашачылар республикадан килгән кунак – «Россиянең чуваш гүзәле – 2023» («Раççей чăваш пики-2023») исеменә лаек булган якташыбыз Юлия Еремеева һәм «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасында катнашучыларның матур чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Сәхнәдән рус, татар, чуваш телләрендә җырлар яңгырады, Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге тармак ветераннарының хореография ансамбле ихлас биюләре белән сөендерделәр. Кичәдә катнашучылар артистларның чыгышларын рәхәтләнеп карадылар, аларга кушылып җырладылар, биеделәр.
Нет комментариев