Аксубай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанда беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
Район вәкилләре республика башкаласы халкына сатуга ит, сөт, бал, яшелчә, башка продукция алып бардылар. Алар барысы да сыйфатлы һәм шәһәр кибетләре белән чагыштырганда арзанрак. Шуңа күрә казанлылар районнан килгән продукцияне өстен күрәләр һәм сатып алулардан бик канәгать калалар.
Фото: район сайтыннан
Нет комментариев