Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар алма спасын волейбол турниры белән билгеләп үттеләр

Районның ”Спас күңел ачулары” бәйрәме кысаларында волейбол буенча иптәшләрчә ярышлар узды.

Кәкре Күл авылының волейбол мәйданчыгында биш команда җыелды. Шул исәптән Аксубай 2 нче мәктәбе укытучылары, “Беренчеләр хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм кәкрекүллеләр.

Волейбол мәйданчыгы быел җәен Николай Кондрашов инициативасы белән авыл халкы ярдәмендә төзелгән. Ул мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан, уен өчен уңайлы, өслегенә ком түшәлгән, җилдән агачлар саклый. Ярышта катнашучылар көч һәм җитезлектә көч сынаштылар, туп белән идарә итә белү осталыгын күрсәттеләр. Мәйданчыкта дәрт, спорт азарты атмосферасы хөкем сөрде.

Турнирда катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде, уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев