Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлы велосипедта Казанга кадәр 157 чакрым юл үткән

Мансур Сәхабетдиновка Татарстан башкаласына Аксубайдан велосипедта барып җитү өчен алты сәгатьтән артык вакыт кирәк булган.

157 километр озынлыктагы юлны ул, сәгатенә уртача 25 километрдан аз гына кимрәк тизлек белән, 6  сәгать 17 минутта үткән. Юлның аерым участокларында велосипедчы тизлекне сәгатенә 41 километрга кадәр арттырган.

Мансур Сәхабетдинов Нурлат «Җылылык челтәрләре»нең Аксубай участогын җитәкли. Соңгы елларда спорт белән актив шөгыльләнә – кышын чаңгыда, җәен роллер чаңгыда йөгерә. Узган ел ул велоспорт белән мавыга башлаган, ә күптән түгел Татарстан башкаласына велосипедта барып, Оренбург трактындагы «Казан» стеласы һәм Татарстан Республикасы гербы фонында фотога төшү хыялы белән янган.

Безнең хәбәрчебез велойөгерешчене юлга озатты, видео төшерде һәм аның белән бөтен маршрут дәвамында элемтә тотты.

– Августта «Тур де Татарстан Әлмәт – 2024» Бөтенроссия шоссе велоузышларында катнаштым, 50 чакрым дистанциядә. Уңай хис-кичерешләр алдым. Барыгызга да спорт белән шөгыльләнергә, сәламәтлекне ныгытырга телим. Барыгызга да хәерле көн, – диде Мансур Сәхабетдинов старт алдыннан.

Финишта Мансур Сәхабетдинов селфи төшерде һәм район газетасына  эксклюзив рәвештә, максатка ирешү турында видеоотчет җибәрде.


–Кәефе яхшы, үземне бик яхшы хис итәм! – дип уртаклашты велоузышчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев