Аксубай районында «Тоннель» операциясе кысаларында рейд чаралары узды.
Иртәнге рейдка ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары чыкты. Рейд барышында ике хокук бозучы ачыкланды – берсе автомобиль руле артына документсыз, ә икенчесе исерек хәлдә утырган.
–Рейд исерек килеш автотранспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән иде. Профилактик рейдлар машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне тәртипкә чакыра. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да шуны истә тотарга кирәк: юл хаталарны кичерми һәм хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл билгеләренә һәм светофор сигналларына игътибар итәргә кирәк. Бигрәк тә исерек килеш руль артына утырмаска кирәк. Әлеге хокук бозу өчен штрафлар катгыйланды, әмма монда үзеңнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен саклап калу төп тоткарлаучы фактор булырга тиеш, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.
Исегезгә төшерәбез, районда «Аксубай ЮХИДИ» телеграмм-каналы булдырылган. Аңа язылу өчен сылтама буенча узыгыз. Монда җибәрелгән хәбәрләр аноним һәм аларны төркемнең башка катнашучылары күрми.
Нет комментариев