Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлы, Җиңү солдаты 100 яшьлеген билгеләп үтте

Районда бүгенге көнгә кадәр исән булган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Истәлекле дата Тимирясовлар йортында күпсанлы кунакларны җыйды. Балалары һәм оныклары кадерле кешеләрен аеруча ярату һәм кайгырту белән чолгап алдылар. Хезмәттәшләре, якыннары, фикердәшләре ветеранны йөз яшьлек юбилее белән котларга килделәр. Бәйрәмне район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Елисей Мурзич бөтен сугыш юлын уза, өч фронтта көрәшә, танкта яна, бик күп сынаулар аша уза, – дип билгеләп үтте ул. – Сугыштан соң мәгариф өлкәсендә хезмәт куя, аксубайлыларның ничәмә-ничә буынына белем һәм тәрбия бирә. Җәмәгать эшчәнлегенә дә күп көчен куя – егерме елдан артык район ветераннар советы рәисе булып эшли. Аның тормыш юлы һәрвакыт якты, мөһим эшләр белән тулы була. Ул бүгенге көндә дә районның иҗтимагый тормышында катнаша, Җиңү көнендә парад вакытында аның бәйрәм белән котлавы аксубайлылар күңелендә мәңге истә калачак.

Район җитәкчесе ветеранның йөз яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау юлламаларын укыды. Татарстан Республикасы муллыгы хакына күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткәне өчен Камил Гилманов Елисей Тимирясовка «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды. Район җитәкчесе шулай ук ТР Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов имзалаган Хөкүмәт телеграммасын, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук район советы һәм җитәкчесе, башкарма комитет исеменнән котлауларны һәм изге теләкләрне ирештерде.

Тантанада катнашучылар котлау сүзләренә теләктәшлек белдереп, көчле алкышладылар.

– Барыгызга да ихлас рәхмәтемне белдерәм, – диде тантана сәбәпчесе.

Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилейлы туган көне белән район «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте рәисе Виталий Маркин җылы котлады. Ул ветеранга хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннарының Россия берлегеннән «Танк гаскәрләренә 100 ел» медален тапшырды. Елисей Мурзичны Аксубай сигезьеллык мәктәбеннән элеккеге хезмәттәшләре Этери Горбунова, Валентина Евграфова, Надежда Кудрявцева кайнар тәбрикләделәр.

– Сез иң яхшы педагог-остаз һәм җитәкче булдыгыз, – дип билгеләп үттеләр алар.

Ветеранга бу көнне бик күп чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Район мәдәният йортының иҗат төркеме музыкаль бүләк белән килде – өйдә сугыш чоры җырлары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев