Аксубайга юллама буенча килгән һәм гомерлеккә калган
Надежда Кузьмина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Надежда Михайловнаны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов килде. Ул юбилярга район җитәкчелегенең изге теләкләрен җиткерде, аның хезмәт казанышларын һәм актив тормыш позициясен билгеләп үтте.
– Хөрмәтле Надежда Михайловна, юбилеегыз белән сезне! Район файдасына күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телим, – диде ул ветеранга район башлыгының Рәхмәт хатын, гөлләмә һәм бүләк тапшырып.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов та әбекәйгә күп җылы сүзләр әйтте. Ул Надежда Михайловна кебек кешеләрнең хезмәт сөючәнлек, җаваплылык һәм үз эшенә карата сакчыл мөнәсәбәт үрнәге, яшь буын өчен өлге булуларын ассызыклады.
Надежда Михайловнаның тормыш юлы Югары Ослан районында башланган, аның балачагы һәм яшьлеге шунда узган. Кечкенәдән үк ул җаваплылыкка һәм төгәллеккә өйрәнгән – бу сыйфатлар һөнәри эшчәнлектә бик мөһим. Кооператив техникумын тәмамлагач, аны эшкә Аксубайга җибәрәләр. Ул елларда район оешмаларына грамоталы хисапчылар кирәк була. Надежда Михайловна райпотребсоюзда, аннары күп еллар «Союзпечать»та эшли. Шулай килеп чыга ки: эшкә юллама белән килгән кыз монда гомерлеккә кала. Ике ел эшләгәннән соң, Надежда Михайловна район егетенә кияүгә чыга. Ир белән хатын бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Алар 66 ел буе иңгә-иң куеп, авырлыкларны да, шатлыкларны да бүлешеп, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Ике ел элек Надежда Михайловнаның тормыш иптәше вафат булган, ләкин бүген аның янында балалары, оныклары һәм оныкчыклары, алар аны игътибар, кайгырту һәм җылылык белән уратып алганнар. Дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы аның нәсел дәвамчылары.
Яшенә карамастан, Надежда Михайловна актив тормыш алып бара, илдәге һәм чит илләрдәге вакыйгалар белән кызыксына, яңалыкларны игътибар белән күзәтеп бара, алар турында туганнары белән фикер алыша. Ул заманча элемтә чараларыннан файдалана белә, яңалыкка омтыла, заманнан артта калмый.
– Әни илдәге һәм дөньядагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар, безгә үзенең алтын киңәшләрен бирә, – ди кызы Вера. – Безгә ничек яхшырак итеп эшләргә кирәклеген әйтә, һәрвакыт кирәкле сүзләр таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев