Аксубайга Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий килде
Соңгы яңалыклар

Аксубайга Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий килде

Районга епископ Пахомий җитәкчелегендәге Чистай һәм Түбән Кама епархиясе делегациясе килде.

Гыйбадәтханә ишек төбендә чаң тавышы астында Пахомийны район башлыгы Камил Гилманов, изге Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсе башлыгы протоиерей Александр Качаев, чиркәү советы әгъзалары традиция буенча ипи-тоз белән каршы алдылар.

Камил Гилманов кунакны җылы сәламләде, районның православие динен тотучылары өчен бөек бәйрәм алдыннан Владыка белән очрашу зур вакыйга булуын билгеләп үтте.

– Безнең районда православие динен тотучылар һәм мөселманнар яши һәм бу конфессияләр үзара хөрмәт һәм дуслык нигезендә хезмәттәшлек итәләр, – дип ассызыклады ул.

Епископ Пахомий чиркәү советы әгъзалары белән аралашты, һәркайсына гыйбадәтханәне төзекләндерү буенча актив эшчәнлекләре, бинаны, аның территориясен архитектур яңартуда булышлык һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Аннан соң Владыка Изге Василий Великий литургиясен җитәкләү өчен изге Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсенә юл тотты.


Нет комментариев