Аксубайдан офицер хатыны «Добровидение-2026» фестивалендә республика хоры белән чыгыш ясады
Соңгы яңалыклар

Аксубайдан офицер хатыны «Добровидение-2026» фестивалендә республика хоры белән чыгыш ясады

«Никто, кроме нас» СВО катнашучылары хатыннары волонтерлык хәрәкәтенең Татарстан хоры халык һәм патриотик җырларның зур фестивалендә катнашты.

Концерт программасы илнең төп сәхнәсендә – Дәүләт Кремль сараенда узды.

Махсус хәрби операция катнашучыларының хатыннары чыгышы исә якыннарын сугыш башланганнан бирле көтеп торучыларга багышланды.

Әлеге коллектив составында Аксубай районы вәкиле – Россия армиясе офицерының хатыны Татьяна Крайнова чыгыш ясады. Бу аның мәдәни проектларда беренче генә катнашуы түгел – ул «Нечкәбил-2025» республика конкурсының төп титулына ия булды. Моннан тыш, «Офицер хатыны» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе булып тора.

– Без Казаннан мобилизацияләнгән ирнең хатыны Юлия Трабинович язган «Китель с медалью» дигән авторлык җыры белән чыгыш ясадык, – дип сөйләде ул. – Һәм ул тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Бу җырда – шагыйрьләр уйлап тапкан юллар түгел, ә ирләрен өйдә җиңү белән көткән хатын-кызларның һәрберсенең чын тарихы.

СВО катнашучыларының волонтерлык хәрәкәте хоры «Добровидение-2026» XI Халыкара фестивале лауреаты булды. Ул республикага төп бүләкне – җиңүчеләр статуэткасын алып кайтты.


Нет комментариев