Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайдан «Нечкәбил» бәйгесендә катнашучы район җитәкчелегеннән бүләк алды

Совет киңәшмәсендә район башлыгы Алмаз Мингулов махсус хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше Татьяна Крайновага XX Республика «Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесендә җиңгәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Татьяна Крайнова республика сәхнәсендә тәкъдим иткән программа якты, тәэсирле һәм тирән эмоциональ иде. Анда буыннарның ныклы бәйләнеше – Бөек Ватан сугышы геройларыннан алып Ватанны саклаучыларга кадәр – ачык чагылыш тапты.

– Сез бәйгедә безнең районны лаеклы тәкъдим иттегез һәм республика жюри әгъзаларының иң югары бәясен хаклы рәвештә алдыгыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы бәйге катнашучысына бүләк тапшырып.

Татьяна Крайнова залдагы хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итте:

– Үз чиратымда, программаны әзерләргә һәм тәкъдим итәргә ярдәм иткән барлык кешеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм, – диде. – Бу район мәдәният йорты, үзәк китапханә, музей, балалар сәнгать мәктәбе, Аксубай 2 нче мәктәбе һәм АТУТ студентлары. Безнең уртак хезмәтебез яхшы нәтиҗә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев