Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесендә уңышлы катнашып килә.
Ул «Балачакны яклау» номинациясендә өченче призер булды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узды. Полина Мулееваны бәйгедә җиңүе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгы вәкилләре котладылар, балигъ булмаганнар белән эшләүдә уңышлар теләделәр.
Нет комментариев