Үзәк паркта «Эсселек китте» иҗади проекты кысаларында чираттагы җомга кичәсе узды.
Кичәдә катнашучылар өчен Аксубай туган якны өйрәнү музее һәм Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музей-йорты бөек татар шагыйре һәм язучысы якташыбызның тормышы һәм иҗаты турында фотокүргәзмә тәкъдим иттеләр. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Форпост» иҗтимагый берләшмәсе балалар белән интереактив уеннар үткәрде. Район үзәк китапханәсе «Могҗизалар илендә җәй» китап күргәзмәсен һәм интеллектуаль программаны тәкъдим итте.
Концертка чын музыка сөючеләр җыелды, алар артистларны зур дәрт белән каршы алдылар. Район мәдәният йортының «Настроение» ансамбле кичәгә җыелучыларга ялкынлы бию бүләк итте. Сәхнәдә шулай ук Алим Идиятуллин, Илхат Фәизов, Чуаш Енорускиносы авыл мәдәният йорты триосы, Варвара Панюкова һәм Регина Черникова башкаруындагы чуаш, рус, татар җырлары яңгырады. Иске Мокшино авыл клубы кызыклы программа тәкъдим итте: тамашачылар сәхнәдә «Рябинушка» коллективын, солистлар Рәис Бикуловны, улы Михаил белән Александр Симакаевны, Ксения Наумованы җылы каршы алдылар. Концерт программасы күңелле бию белән тәмамланды.
Бәйрәмгә килүчеләр башкаручыларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә.
Нет комментариев