Аксубайда Хәрби хезмәткә алынучылар көнен билгеләп үттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Хәрби хезмәткә алынучылар көнен билгеләп үттеләр

Аксубай район мәдәният йортында традицион чара узды

Тантаналы очрашуга Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хезмәт итәргә китәргә тиешле яшь кешеләр җыелды.

Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров армиягә чакырылучыларга җылы хуплау һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул армиядә хезмәт итүнең әһәмиятен ассызыклады һәм РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итәчәк егетләр белән горурланырга чакырды.

Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов, һәрбер яшь егет үз-үзен камилләштерергә һәм яңа белемнәр алырга омтылырга тиеш, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, белем — иң яхшы яклау, һәм нәкъ менә белемле булу теләсә нинди хәлдә үзеңне ышанычлы хис итәргә ярдәм итә.

Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Раушан Даутов җыелучыларга Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеге турында искә төшерде. Ул армия хезмәтен һәр Россия гражданинының бурычы дип атады һәм армия яшь кешеләрне физик һәм мораль яктан ныгытачак, алардан үз иленең чын яклаучыларын тәрбияләячәк, дип белдерде.

– Хезмәт сезне чын Ватан сакчылары – кыю һәм куркусыз, җаваплы һәм төпле ир-атлар итеп тәрбияләсен, – дигән теләкләрен белдерде хәрби комиссар хәрби хезмәткә алынучыларга мөрәҗәгать итеп.

Подполковник Рамил Сөләйманов та булачак солдатларга хәер-фатихаларын бирде. Ул Ватан чикләрен саклап үтелгән юл егетләр өчен өлкәнлекнең мөһим этабы булачак, дип өстәде.

Чарада дини конфессияләр вәкилләре Равил хәзрәт Камалетдинов һәм Антоний атакай да катнашты. Алар яшьләрне намуслы хезмәт итәргә, Аллаһы Тәгаләне истә тотарга һәм катлаулы хәлләрдә бер-берсенә ярдәм итәргә чакырдылар. Аларның сүзләре гражданлык бурычын үтәргә китүче яшь егетләргә үзенә бертөрле фатиха булды.

Мәдәният йорты фойесында махсус хәрби операция катнашучыларына багышланган күргәзмә урын алган. Биредә волонтерлар яклаучыларыбыз өчен махсус әзерләгән экипировка элементлары, геройларның гаиләләре фотографияләре, көнкүреш һәм сугыш кирәк-яраклары тәкъдим иттеләр.

Булачак Кораллы Көчләр сафларын тулыландыручылар өчен бәйрәм тамашасы әзерләнде. Район мәдәният йорты артистлары чарада катнашучыларга концерт номерлары тәкъдим иттеләр, җырлар, биюләр башкардылар. Үзләренең чыгышлары белән игелек һәм бердәмлек мохите тудырдылар.


Нет комментариев