Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Хәрби хезмәткә алынучылар көнен билгеләп үттеләр

Бу патриотик чара район мәдәният йортында батырлык бәйрәме буларак узды.

Тантана кунакларын хәрби дан күргәзмәләре каршы алды. Советлар Союзы герое Григорий Романов исемен йөрткән Кәкре Күл урта мәктәбе мәйданчыгы каһарман турында материал тәкъдим итте.

Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбенең “Ориент” эзләнү отряды күргәзмәсендә Бөек Ватан сугыш булып узган урыннарда табылган предметлар игътибарны җәлеп итте. Армиягә чакырылучыларга һәм кунакларга үз сәләтләрен автомат сүтеп-җыюда сынап карый алдылар. Яшь армиячеләр һәм Емелькино урта мәктәбенең “Факел” патриотик клубы әгъзалары, кунакларны гаҗәпкә калдырып, бу күнекмәләрне рекордлы кыска вакыт эчендә эшләп күрсәттеләр.

2024 елның язында хәрби форма киячәк егетләр белән берлектә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә мәктәп укучылары һәм Аксубай техникумы шәкертләре җыелды. Бәйрәмнең рәсми өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев ачты.

–Кирәк булса – сез Ватанны саклауга басарга тиеш, хәзер аны махсус хәрби операциядә катнашучылар яклый. Менә сезгә батырлык үрнәге, – дип мөрәҗәгать итте ул яшь аудиториягә һәм залда утырган сугышчы, махсус операция катнашучысы Александр П.дан торып басуын сорады.

Зал якташ геройны көчле алкышлар белән сәламләде.

– Электән үк ир-егетләр, ата-бабаларыбыз кебек, үз Ватанын якларга тиеш булган, бу һәр ир-егетнең изге бурычы. Язгы чакырылышта армия сафларын тулыландырачак егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен, бер елдан өйләренә ныгаеп, чын ир-егет булып әйләнеп кайтуларын телим. Ә булачак хәрби хезмәткә чакырылучыларга һөнәрне дөрес сайлауларын телисе килә – аларның хәрби училищеларга укырга керү һәм тормышларын Ватанга хезмәт итү белән бәйләү мөмкинлеге бар.

Гомеренең дистәләгән елын Ватанга хезмәт итүгә багышланган кеше буларак, хәрби хезмәткә алынучылар адресына теләкләрен Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов җиткерде.

– Мин сезгә РФ Кораллы Көчләрендә булган вакытта үзегезне физик яктан чыныктыруыгызны, хәрби фәнне максималь үзләштерүегезне телим, – диде ул. – Иң мөһиме, сез Ватаныбызның лаеклы яклаучылары булыгыз.

Армиягә алынучыларга Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин да хәер-фатихасын бирде.

Районның «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде. Булачак солдатларга Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев һәм Равил хәзрәт Камалетдинов та хәер-фатихаларын бирделәр, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Тантана эчкерсез, якты атмосферада узды. Балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары тамашачыларга иң яхшы номерлар бүләк иттеләр, район мәдәният йорты солистлары булачак солдатлар өчен җырлар башкардылар. Артистлар залда күтәренке кәеф тудырдылар. Армиягә чакырылучы егетләр игътибар үзәгендә булдылар: бу көнне алар адресына иң җылы сүзләр яңгырады, аларга хәерле юл, уңышлы хезмәт теләделәр, алар белән истәлеккә фотога төштеләр. Киләсе атнада аларны армиягә сәфәр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев