Аксубайда Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Үзәк мәйданда Россия Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара узды.

Хәрби-диңгез флоты ветераннарын хуплап һәм аларның гаиләләренә хөрмәт белдерергә «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы һәм «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасы вәкилләре килде.

Тантана Россия һәм РФ Хәрби-диңгез флотының Дәүләт әләмнәрен күтәрелүдән башланды. Җыелучылар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган барлык буын диңгезчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары Хәрби-диңгез флоты обелискына веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Район җитәкчелеге исеменнән флот ветераннарын бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алексей Тимирясов котлады.

– Хәрби-диңгез флоты көне – бөек илебезнең су чикләрен саклаучылар бәйрәме, – дип билгеләп үтте ул. – Хәрби-диңгез флоты хәрбиләре авыр вахта алып баралар, үз хәрби бурычларын үтиләр, дәүләт мәнфәгатьләрен һәм Россия иминлеген яклыйлар. Ветеран диңгезчеләр Ватанның киләчәге өчен горурлык һәм җаваплылык хисләре тәрбияләп, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнашалар. Бүгенге диңгезчеләргә уңышлы хезмәт һәм туган якларына сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын телим.

Ветераннарны Аксубай районы буенча «Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Анатолий Скворцов котлады.

Актив җәмәгать эше өчен бүләкләү тантанасы булды. Актив җәмәгать эшчәнлеге һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын Евгений Новичковка һәм Сәмигулла Мостафинга тапшырдылар. «Ватанга хезмәт итәм» оешмасы исеменнән диңгез флоты ветераннарын Алексей Бобов җылы тәбрикләде. Ул Анатолий Скворцовка Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәм уңаеннан җыелучыларны Лилия Мантова, Елена Охотникова җырлары белән сөендерделәр.


Нет комментариев