«Россия көче» Бөтенроссия спорт марафоны кысаларында балалар арасында шахмат буенча Халыкара шахмат көненә багышланган турнир узды.
Ярышларны оештыручылар – Аксубай районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Яшь гвардия» иҗтимагый хәрәкәте.
Турнир үзәк паркта саф һавада узды.
Компромиссыз көрәш нәтиҗәсендә ярышларның лидерлары билгеләнде: 1-4 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Аксубайның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Олег Пименов яулады, икенче һәм өченче урыннарны район үзәгенең өченче мәктәбе вәкилләре Матвей Майоров һәм Андрей Мясников алды. Яшүсмерләр арасында беренчелекне Аксубайның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Рамзан Вәлиев яулады, икенче урында – Артем Пименов, өченчедә – Дмитрий Мельников, икесе дә Аксубайның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән. Кызлар арасында Валерия Ильмухина (3 нче Аксубай мәктәбе) җиңү яулады, икенче урында –Есения Безрукова (2 нче мәктәп), өченче мәктәптән Дарина Морозова өченче призер булды.
Ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов призерларга бүләкләр тапшырды.
Фото: шахмат мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев