Аксубайда Ватанны саклаучыларны котладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Ватанны саклаучыларны котладылар

Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Россия өчен» дигән бәйрәм концерты булды.

Бу көнне фойеда катнашучылар игътибарына хәрби тематика буенча күргәзмә җәелдерелде. Туган якны өйрәнү музее «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмәләр оештырды. Биредә шулай ук җирле рәссамнарның Бөек Ватан сугышы турындагы картиналарын күрергә, «Слава защитникам Отечества / Ватанны саклаучыларга дан» исемле китап күргәзмәсе булган китапханә мәйданчыгы белән танышырга, автомат сүтеп җыярга, бабаларыбызның ничек сугышканын белергә һәм хәзерге заман геройларының портретларын күрергә мөмкин иде.

Кичә истәлекле мизгелдән башланды: сугыш маршы астында районның ветераннар хәрәкәте байракларын алып керделәр. Зал байрак йөртүчеләрне аягүрә басып сәламләде, сугышчы-ветераннар честь бирде. Бәйрәм чарасының тантаналы өлеше шушы байраклар астында узды.

Программаны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты.

– Бөек Ватан сугышында Җиңүгә ирешкән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы белән горурланабыз, – диде ул. – Бөтен район берләште һәм фронтта җиңү өчен барысын да эшли. Районның һәр битараф булмаган кешесенә рәхмәт. Ул кыска вакытлы ялда булган хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерде, алар залда дәрәҗәле кунаклар сыйфатында утырдылар. Зал аларга аягүрә басып кул чапты.

Алмаз Мингулов Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов белән берлектә ветеран Зөлкарнәй Галимҗановка “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медален тапшырды.

Сәхнәдә волонтерлык эшчәнлеге өчен бүләкләү тантанасы булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең актив гражданлык позициясе һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына җибәрелгән автомототехниканы әзерләүдә күрсәткән ярдәме өчен Рәхмәт хатларын Сергей Ипеев, Сергей Иванов, Илдар Җамалиев, Сергей Дуберкин, Сергей Илифанов алдылар. Актив иҗтимагый эшчәнлек өчен “Стратегик билгеләнештәге ракета гасәкрләренә 65 ел” истәлекле билгесе һәм Җиңү парадында катнашкан өчен Роман Захаровны бүләкләделәр.

Сәхнәдән Ватан сакчылары адресына генерал-майор Анатолий Молоствов һәм запастагы подполковник Рамил Сөләймановтан котлаулар яңгырады. Районның иң яхшы башкаручылары тыңлаучыларга үз җырларын, балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты коллективлары дәртле биюләрен бүләк иттеләр. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мин яратам сине Татарстан” популяр татар җыры авторы Роберт Андреевның чыгышы тамашачылар өчен сюрприз булды. Аңа “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар җәмгыятенең Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Бәйрәм азагында катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән “Мәрхәмәт-Милосердие” район Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева котлады. Сәхнәдә Владимир Борисов җитәкчелегендәге “Левша” клуб формированиесе вәкилләре (Түбән Баланда мәдәният йорты) пәйда булды. Бу кичне алар үз куллары белән ясаган агач эшләнмәләрне саттылар һәм җыелган сумманы район волонтерларына тапшырдылар. Аларны кая куллануны волонтерлар хәл итә. Ничек кенә булмасын, аларның бу игелекле эше сугышчыларыбызга файда китерәчәк.


Нет комментариев