Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Валерий Горбунов истәлегенә турнир узачак

2023 елның 7 гыйнварында Яшьләр үзәгендә ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Валерий Горбунов истәлегенә ир-атлар арасында шахмат һәм шашка буенча ачык турнир узачак.

Башлана 9.30 сәгатьтә.

Шахматчы Валерий Горбунов истәлегенә турнир ел саен дистәләгән интеллектуаль спорт төре тарафдарларын җыя. Анда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнаша. Өлкәннәр өчен бу дусты, фикердәше, укытучысы истәлегенә хөрмәт күрсәтү, аны игелекле сүз белән искә алу мөмкинлеге. Яшь шахмат сөючеләр аның турында өлкәннәр сөйләве буенча гына беләләр. Шуңа да карамастан, яшь интеллектуаллар районда шахмат үсешендә Валерий Горбуновның якты эз калдыруын беләләр.

7+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев