«Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры бәйрәмендә квас әзерләү буенча «По усам текло...» дип аталган гастрономик фестиваль булды.
Бәйгедә 15 иң яхшы халык эчемлеген әзерләүче катнашты. Аш-су осталары борынгы рецептлар буенча үзләренең яраткан эчемлекләрен әзерләделәр. Һәркемнең – үз тәме, үзенчәлекләре. Бәйрәмдә катнашучылар милли киемнәрдән озын өстәл артында басып тордылар һәм кунакларны эчемлектән авыз итәргә кыстадылар. Алар үз рецептларын да тәкъдим иттеләр.
Квасны эчеп караучы, күңеленә хуш килгән эчемлек өчен үз тавышын бирде.
Нәтиҗәдә Яңа Чишмә районыннан килгән кунак Елена Захарова барыннан да күбрәк тавыш җыйды. Төп сәхнәдә аңа грамота һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
Нет комментариев