Бүген район үзәгендә изге Феодосий Тотемскийны искә алдылар.
Аксубай гыйбадәтханәсенә бик күп дин тотучылар җыелды. Бәйрәм иртәдән үк изге Феодосий Тотемскийга рәхмәт укып ачылды, аннан соң тантаналы рәвештә гыйбадәт хезмәте кылынды.
Гыйбадәттән соң мәхәллә кешеләре тантананы чиркәү территориясендә дәвам иттеләр. Бәйрәм табынында камыр ризыклары урын алды, катнашучыларны самавырдан кайнар чәй белән сыйладылар. Балалар рәхәтләнеп чаналарда утырып йөрделәр.
Җыелучыларны чиркәү башлыгы протоиерей Александр Качаев җылы котлады, бәйрәмне шатлыклы итеп билгеләп үтү генә түгел, рухи таяныч табуларын да теләде.
Аннары район мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән артистлар башкаруында рус һәм чуаш көйләренә җырлар, биюләр башкарылды. Күңелле көйләр бөтен кешенең кәефен күтәрде, катнашучылар түзеп тора алмадылар – әйлән-бәйләнгә бастылар.
Нет комментариев