Аксубайда Татарстанның халык артисты Вил Усманов чыгыш ясаячак
18 июльдә Аксубайда «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында республиканың халык артисты Вил Усмановның концерты була.
Концерт 18:00 сәгатьтә А.Гуляев исемендәге скверда башлана. Бистәдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен артист танылган җырлар башкарачак һәм тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итәчәк.
Һава шартлары начар булганда, концертны үткәрү датасы яки вакыты үзгәртелергә мөмкин.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев