Сабан туе мәйданында 21 нче районара ау этләре күргәзмәсе узды. Чараны районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте оештырды.
Күргәзмәдә Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Самара өлкәсеннән дә 23 эт катнашты. Ярышлар географиясе Казан, Яр Чаллы, Нурлат, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Актаныш, Балык Бистәсе районнарын колачлады. Аксубайны Юрий Докторов һәм Юрий Сулейманкиннарның этләре тәкъдим итте.
2025 елның башыннан гамәлдә булган яңа кагыйдә буенча, бары тик мәҗбүри идентификацияле хайваннар гына катнашуга рөхсәт ителде. Барлык катнашучыларны ветеринария хезмәте вәкилләре тикшерде, алар “дүрт аяклы чемпионнарның” сәламәтлеген һәм иминлеген гарантияләде.
Күргәзмә кызыксыну һәм дустанә атмосферада узды. Әлеге чараны тамаша кылырга күп кеше җыелды.
Экспертларга катнашучыларны бәяләү җиңел бирелмәде: мәйданчык иң яхшыларны җыйган иде. Тышкы кыяфәте – торышы, пропорцияләре, җенескә, токымга, яшькә һәм конституция төренә хас булган төзелеш үзенчәлекләре буенча күпчелек этләр “элита” классына ия иде.
Тест нәтиҗәләре буенча катнашучыларга грамоталар, медальләр һәм иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
– Без районда 21 ел рәттән этләр күргәзмәсен үткәрәбез, – диде аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте җитәкчесе Михаил Сулейманкин. – Быел да хайваннарны яратучылар зур кызыксыну күрсәтте. Алар энтузиазм белән катнаштылар һәм канәгать калдылар, безгә җылы кабул итү өчен республиканың төрле почмакларыннан рәхмәт сүзләре килеп иреште. Әмма киләчәктә күргәзмәдә Аксубай этләре күбрәк булса иде дигән теләк белдерәсе килә.
Нет комментариев