Аксубайда сыйфат атналыгы узды
Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында районның сәүдә нокталарында дәүләт структуралары вәкилләре сатып алучылар һәм сатучылар белән очрашты.
Татарстан Республикасы Кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең 1 разрядлы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече Ирина Ершова һәм район икътисад бүлеге белгече Елена Лодоркина сәүдә хезмәткәрләре һәм кибетләргә килүчеләр белән мәгълүмати-аңлату әңгәмәләре үткәрделәр. Алар район үзәгендә техник яктан катлаулы товарлар сатыла торган эре кибетләрдә булдылар, аларның эше, товарлар турында сатып алучыларның фикере белән кызыксындылар.
– Сыйфатсыз товар белән әлегә аерым проблемалар булмады, – дип билгеләп үтте сәүдә ноктасы хуҗасы. – Сатып алучы, кимчелекне ачыклап, безгә бу товарны алып килгән очраклар бик сирәк була. Без аны җитештерүчеләргә шунда ук җибәрәбез. Җитештерүчеләр карау вакытын көтмиләр, ә шундук тикшерү, көйләүне хәл итә башлыйлар. Алар сатып алучыларга бары тик сыйфатлы техника гына барып җитүен һәм аларның аңа карата дәгъвалары булмавын телиләр.
Дәүләт структуралары белгечләре сатып алучыларга аларның хокукларын һәм катлаулы техник товарларны кире кайтару һәм алмаштыру үзенчәлекләрен аңлаттылар.
Роспотребнадзор, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм икътисад бүлеге вәкилләре кайбер мәсьәләләр буенча үз киңәшләрен бирделәр һәм тематик буклетлар һәм мәгълүмати кәгазьләр тараттылар. Шулай ук алар азык-төлек һәм сәүдә нокталарында булдылар, җиләк-җимешнең прилавкага куелганмы-юкмы икәнлеге белән кызыксындылар. Шулай ук парфюмерия эшләнмәләре сатыла торган сәүдә нокталарында булдылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән әңгәмә кордылар, товарларның сыйфаты кулланучылар иминлеге һәм сәламәтлеге гарантиясе булуын искәрттеләр. Роспотребнадзор хезмәткәре парфюмерияне гамәлгә ашыру кагыйдәләре һәм “Гадел билге” маркировкасы системасы принциплары турында сөйләде. Шуңа күрә мәҗбүри маркировканың булуын тикшерү, барлык продуктларның нормаларга туры килүен һәм сатып алучылар өчен куркынычсыз булуын күзәтү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев