Аксубайда сыйфат атналыгы уза
-
Бүген, Бөтендөнья сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында, Күп функцияле үзәктә һәм Аксубайның сәүдә Роспотребнадзорның Аксубай районындагы Идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгече Ирина Ершова һәм икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Лодоркина булдылар.
Ведомстволар вәкилләре район үзәгенең азык-төлек, сәнәгать товарлары, аяк киемнәре сатыла торган эре сәүдә нокталарында булдылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар.
– Товарлар туры килергә тиешле беренче критерий – ул кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлык, – дип билгеләп үттеләр белгечләр, икенчесе – алар тиешле нормаларга, кулланучыларның ихтыяҗларына һәм көткәннәренә җавап бирергә тиеш.
– Әгәр товар сыйфатлы булмаса, сез нишләр идегез? – дип мөрәҗәгать иттеләр белгечләр гражданнарга.
Күпләрнең мондый хәлләр белән очрашканы булмаган, ә мондый хәлгә юлыкканнар исә, беркая да мөрәҗәгать итмәгәннәр яисә товар өчен акчаны кире кайтаруны сораганнар. Ведомстволар вәкилләре кибетләргә килүчеләргә аларның хокукларын, сыйфатсыз товарны сату фактлары белән очрашканда үз хокукларын яклау өчен Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең җирле органнарына яисә район икътисады бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев