Аксубайда сугышчылар өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайда сугышчылар өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр

Аксубайның Яшьләр үзәгендә СВО буенча сугышчан бурычларын үтәүче сугышчыларга җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрү пункты эшли башлады.

Иртән биредә тактадан җайланма урнаштырдылар, сетканы тарттырдылар һәм эшкә керештеләр. Эшнең эллә ни авырлыгы юк. Тукымаларны кисәкләргә бүлгәләргә һәм бу тасмаларны сеткага бәйләргә генә кирәк. Агач конструкцияне «Буратино» балалар бакчасында ясаганнар. Волонтерлар арасында әлеге балалар бакчасы, спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, китапханә хезмәткәрләре һәм эшмәкәр бар.

– Булдыра алганча тырышабыз, сугышчыларга ярдәм итәсебез килә, – диләр алар.

Үрү пунктында район башлыгы Камил Гилманов та булды. Ул эштә нәрсә җитмәве, нәрсә белән булышырга кирәклеге белән кызыксынды һәм хәтта үзе дә берничә тасманы бәйләде.

Мондый массакүләмле эштә, әлбәттә, проблемаларсыз булмый. Башта хәтта кайчылар да җитмәде, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин бу мәсьәләне хәл итте. Бер челтәр әзерләү өчен бик күп материал китә, шуңа күрә аксубайлылардан тукыма белән ярдәм итүләрен көтәләр.

Тасмаларны кисеп тә алып килергә мөмкин. Озынлыгы 20 сантиметрдан артмаска тиеш, киңлеге якынча җиде сантиметр. Хәзерге вакытта көз өчен сеткалар әзерләнә, димәк, яшел, коңгырт, соры, сары төсләр яхшы булачак. «Чимал» сыйфатында кулланышта булган барлык тукымалар: урын япмалары, косынкалар, чалбар һәм җәйге курткалар (чыбар яки хаки төсләрендә) һәм хәтта хатын-кызларның капрон колготкалары да ярый. Бары тик ялтыравыклы материаллар гына кулланырга ярамый (хәрбиләр аңлатканча, квадрокоптер ялтырап торган объектны ачыкларга мөмкин). Алга таба балык тоту челтәрләре кирәк булачак. Бәлки, кемнеңдер өендә алар бар һәм кирәксез ятадыр, аларны волонтерларга китерүегезне үтенәбез – алар маскировкалар ясау өчен кирәк.

Сеткалар үрүдә төеннәр бәйләргә сәләтле һәркем катнаша ала. Волонтерлар район пенсионерларын, шулай ук мәктәп укучыларын һәм яшьләрне булышырга чакыралар. Маскировкалау челтәрләре үрү пункты иртәнге 9.00 дан кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли.


Нет комментариев