Су асты ветераннары хәрби-диңгез флоты сугышчылары хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
19 мартта Россия Хәрби диңгез флотының су асты көчләре хәрбиләре һәм гражданнар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аксубайда ТР Диңгез җыены әгъзасы, Аксубай районында тулы вәкаләтле вәкил Флен Зәйнуллин җитәкчелегендәге элекке сугышчылар истәлекле чара үткәрделәр. Ветераннар төркеме хәрби-диңгез флоты монументы итәгенә чәчәкләр салдылар, һәлак булган хәрби-диңгез флоты сугышчыларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Диңгез җыелышы “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте составындагы иң актив бүлекчәләрнең берсе. Элекке диңгезчеләр, су асты көймәләре йөзүчеләре махсус хәрби операциядә катнашкан якташларына ярдәм итү, яшь буынны патриотик тәрбияләү буенча зур эш алып баралар.

Нет комментариев