Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Әйдә Шаян РТ» КВН Татар лигасының телевизион сезонында катнашу өчен командалар сайлап алыначак.
«Камеди Вуман»,«Беренчеләр триосы», «3Д» һәм «Обаяшки», «Три Кота» командалары биш-җиде минут эчендә интеллектны да, тапкырлыкны да, сәхнә осталыгын да күрсәтә алдылар.
Командаларга интеллектуаль уенга әзерләнергә белгечләр – профессиональ КВНчылар Дилюс Каюмов һәм Рәмис Давыдов ярдәм итте.
– КВН – ул үзешчән сәнгать, супер талантлы һәм диалогны шаяру манерасында гына алып бару шарт түгел, – диде кунаклар. – КВНчыны һәр кешедән ясарга мөмкин. Бүген егетләр моны исбатладылар. Иң мөһиме, алар инде бер-берсенең ярдәмен тоя, бер-берсенең карашын аңлый һәм командада эшли ала. Ә интеллектуаль уен барышында алынган күнекмәләр аларга киләчәктә тормышта уңышларга ирешергә, карьера төзергә һәм бәхетле булырга ярдәм итәчәк, бу – безнең төп бурычыбыз. Ә бүгенге чараның максаты – республика яшьләре арасында шаяннар һәм тапкырлар клубларын алга этәрү. Акыллы яшьләр – республиканың киләчәге, илнең киләчәге. Шуннан чыгып, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Шаяннар һәм тапкырлар клублары» республика иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә республиканың муниципаль районнарында КВН хәрәкәтен үстерү турында карар кабул итте. Шуңа күрә без монда!
Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, өч көн эчендә “ТР Шаяннар һәм тапкырлар” РОО вәкилләре Рәмис Давыдов һәм Дилүс Каюмов, чыннан да, малайларны актерлык осталыгына, халык алдында үзләрен иркен тотып чыгыш ясарга һәм шаяртырга өйрәтә алганнар.
Шулай да, жюри әгъзасы Наталия Куштукова билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы интеллектуаль ярышлардагы кебек, кемдер башкалардан бераз яхшырак чыгыш ясый.
Бу юлы да шулай булды.
Жюри өченче урынны «Беренчеләр хәрәкәте» район оешмасының «Беренчеләр» командасына, икенче урынны «3Д» командасына бирде.
Беренче урынны «Обаяшка» командасы алды.
Гран-прины «Три Кота» командасы яулады, ул районны КВН командаларының республика фестивалендә тәкъдим итәчәк.
Нет комментариев