Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда республика балалар фотокүргәзмәсе эшли

Район мәдәният йортында ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның «ПАПАМАМАЕСТЬ» күчмә республика фотокүргәзмәсе ачылды.

Әлеге күргәзмәне оештыру ятим балаларның һәм Татарстан Республикасы балалар йортларында һәм интернат-йортларда яшәүче ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә корылышына ярдәм итүгә юнәлтелгән «Татнефть» (Әлмәт) хәйрия фондының грант ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Күргәзмәне ТР «Без бергә» тәрбиягә алган гаиләләр берләшмәсе һәм Аксубай районының «Игелек берлеге» клубы оештырган. Экспозициядә һәр бала турында кыска мәгълүмат һәм аны гаиләгә кабул итәргә теләүчеләр өчен контактлы мәгълүматлар урнаштырылган. Моннан тыш, балалар анкеталары булган битләргә алып керүче QR-кодлар урнаштырылган. Бу – ятим балаларның ихтыяҗлары һәм аларга ярдәм итү ысуллары турында җәмгыятьнең хәбәрдарлыгын арттыру буенча мөһим адым.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән клуб җитәкчесе Алена Убакова мөрәҗәгать итте.

– Бу проект бик мөһим, – диде ул. – Күчмә республика фотокүргәзмәсен оештыручылар фикеренчә, ул төрле урыннарда тәкъдим ителергә һәм балаларны урнаштыру мөмкинлекләре турында күбрәк кеше белергә тиеш.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова үз чыгышында гаиләнең һәр бала өчен әһәмиятен ассызыклады.

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айсылу Төхвәтуллина, «Мәрхәмәт- Милосердие» ТР Аксубай муниципаль районы Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева фотокүргәзмәнең балаларга яхшы тормышка юл ачарга ярдәм итә алуы турында сөйләделәр.

Тәрбиягә алган гаиләнең нәрсә булуы һәм аның баланы тәрбиягә алырга ничек батырчылык итүе турындагы фикерләрен чарада катнашучыларга тәрбиягә бала алган ана Ирина Иванова сөйләде.

Күчмә фотокүргәзмә районда тагын ике атна эшләячәк һәм аны һәр көнне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев