Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көнен билгеләп үттеләр

Хәрби Дан мемориалы янында Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көненә багышланган бәйрәм узды.

Бәйрәмгә ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән ветеран сугышчылар җыелды. Аларны котларга башка гаскәрләр вәкилләре дә килде. Катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Россия армиясендә ракета һәм артиллерия гаскәрләре махсус бурычны үти – җир өсте гаскәрләренең алга баруына ярдәм итә, – дип билгеләп үтте ул. – Артиллерия әзерлеге һәр сугышның нәтиҗәсен билгели. Хөрмәтле ветераннар, бәйрәм уңаеннан җылы котлауларымны кабул итегез! Сез төрле елларда Ватанга намус белән хезмәт иттегез, тормыш тәҗрибәгез бар, бу хакта яшьләргә сөйләгез, сезнең белемегез, катнашуыгыз яшь буынны тәрбияләү эшендә бик кирәк.

Ракета гаскәрләре һәм артиллерия ветераннарын генерал-майор Анатолий Молоствов котлады.

– Безнең бурыч – үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү, – дип ассызыклады ул. – Мәктәп укучылары белән эшчәнлектә катнашыгыз, аларга сыйныф сәгатьләрендә армиядә хезмәт итү турында сөйләгез, балаларда Ватанга мәхәббәт хисләре уянсын, Ватанны чын саклаучылар булырга әзерләнеп үссеннәр.

«Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасының стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре ветераннары берлеге әгъзасы Павел Крюков ракета гаскәрләре һәм артиллерия тарихы турында сөйләде.

«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Виталий Маркин ветераннар хәрәкәте чараларында активрак катнашырга чакырды. Ветераннар хәрәкәтенә ярдәм иткәне өчен җыелучыларның алкышлары астында ул район башлыгы Камил Гилмановка Рәхмәт хаты тапшырды. «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте чараларында актив катнашкан өчен Савгач авылыннан Андрей Липатов һәм Александр Васильевка да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сугышчы-чик сакчылары советы рәисе Алексей Бобов, ТР Диңгезчеләр җыены вәкиле Флен Зәйнуллин, махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк ташучы волонтер Александр Убейкин иптәшләре исеменнән тантана гаеплеләренә иң изге теләкләрен белдерделәр. Александр Евграфов ракетачыларга һәм артиллеристларга багышланган шигырен укыды.
Бәйрәм митингында катнашучылар хәрби бәрелешләрдә һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мәңгелек ут итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев