Район халкы янәдән Аксубай мәдәният йортына районның үзәк өлешен төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышуларның соңгы этабына җыелды.
Аксубай Уңайлы шәһәр мохите проектларының Бөтенроссия конкурсында катнаша.
Бер ай элек аксубайлылар идеяләр тәкъдим итеп җыелганнар иде, ә хәзер инде әзер проект турында фикер алыштылар.

Чараны Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов, әлеге проект уңаеннан үз теләкләрен белдереп, ачты.

Баш архитектор Вадим Убейкин проектны тәкъдим итте. Концепция Аксубайның үзәк өлеше үсешендә өч халык (рус, чуаш һәм татарлар) берлеге һәм бистәдә яшәүче өч буын мәнфәгатьләрендә тора.
Проект кысаларында күп кенә проблемалы зоналар каралды, шуларның иң мөһиме – велоюл һәм җәяүлеләр өчен юл. Яшьләр паркы реконструкцияләнгән перголадан торачак, аның тирәсендә яктырткычлы таганнар һәм мафлар, ябык сәхнә, памп-трек, балалар һәм яшүсмерләр мәйданчыклары урнашачак. Чиркәү янындагы мәйданчыкны яшелләндерергә һәм эскәмияләр урнаштырырга телиләр.
Җиңү паркын да шулай ук үзгәртеп корачаклар. Мәңгелек ут һәм хәтер диварын бердәм структурага берләштерәчәкләр.
Нет комментариев