Район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә Аксубай районы Советының XIX утырышы узды
Районның финанс бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет үзгәреше турында сораулар белән чыгыш ясады.
Аксубай районы Уставына кертелгән үзгәрешләр турында район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Андрей Емельянов таныштырды. Районның 2022 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм планлы 2023 елга үсеш перспективалары турында район башкарма комитеты җитәкчесенең финанс һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин сөйләде. Утырышта катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
Нет комментариев