19 июль кичендә үзәк паркта «Эссе җәй. Үзәктә – гаилә» җәйге проект кысаларында чираттагы җомга чарасы узды.
Бу кичәнең алыштыргысыз тамашачылары бар, алар кичке җиде сәгатькә паркка киләләр һәм концерт программасын рәхәтләнеп карыйлар. Беренче тапкыр килүчеләр дә бар, алар икенче тапкыр да паркка зур теләк белән киләләр. Аудитория менә шундый тамашачылардан торды да инде.
Туган як музее кул эшләрен яратучылар өчен осталык дәресләре оештырды. Шулай ук үзәк китапханә хезмәткәрләре яшь китап укучылар белән кызыклы викторина уздырдылар.

Җыелучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.
– Гаилә елы кысаларында һәр җомгада районның мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү күркәм традициягә әйләнде. Район башлыгы исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм иминлек, тыныч күк йөзе телим. Безнең Ватаныбыз тынычлыгын Донбасста саклаган әтиләрегезнең, туганнарыгызның, ирләрегезнең тизрәк җиңү белән кайтуларын телим. Әлегә гаилә корырга өлгермәгәннәргә икенче яртыларын табуларын һәм бәхетле яшәүләрен телим.
Сәхнәгә Шаяздановлар гаиләсен чакырдылар.

–Хөрмәт, мәхәббәт, үзара аңлашу – ныклы гаилә нигезе, – диде үзәк район хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов. – Ә нык гаилә – дәүләтебезнең, җәмгыятебезнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы нигезе ул. Сезнең алда – Шәяздановлар гаиләсе. Руфия Мингата кызы утыз елдан артык район хастаханәсендә эшли, мин аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Ире Фәретдин Шәмсетдин улы белән дүрт бала үстерәләр. Аларның кызлары Энҗе табиб-гинеколог булып безнең хастаханәдә эшли. Ул – үз эшен яхшы белгән, зур потенциаллы белгеч. Шундый балалар тәрбияләп үстергәннәре өчен аларның әти-әниләренә рәхмәт әйтәсе килә!
Станислав Зайцев һәм Марсель Ислямов Шаяздановлар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырдылар.
Тамашачылар тантанада катнашучыларны алкышлар белән сәламләде.

Бу җәйге кичтә район үзәге кунаклары – Сөнчәле, Татар Сөнчәлесе, Иске Мокшино, Мюд, Пионер мәдәният йортлары вокал коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады. Рус, чуаш, татар җырлары яңгырады. «Аксубай егетләре» ансамбленә йөрүчеләр гармунда матур итеп уйнадылар, мәдәни волонтер Дмитрий Полященко гитара уйнап җырлар башкарды. Программаны кичке дискотека дәвам итте.
Нет комментариев