Телефон һәм дистанцион мошенниклыкка каршы көрәштә Аксубай районында гадәти булмаган, әмма нәтиҗәле ысул кулланганнар — кисәтү табличкалары белән полицейскийларның сыннарын урнаштырганнар.
Пластик “тәртип сакчылары” күп функцияле үзәктә, район үзәк хастаханәсендә һәм “Нежность” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә барлыкка килде.
Соңгы вакытта районда мошенниклык очраклары ешайды: җинаятьчеләр, гражданнардан акча яки конфиденциаль мәгълүмат алу өчен, үзләрен банк, хокук саклау органнары яки социаль хезмәтләр хезмәткәрләре итеп тәкъдим итәләр. Халыкка уяулык турында искә төшерү өчен, кешеләр күпләп җыелган урыннарда полиция фигуралары рәвешендә мәгълүмат стендлары урнаштырганнар.
Аксубай үзәк район хастаханәсендә пациентлар һәм килүчеләр кисәтүгә шунда ук игътибар итсеннәр өчен, макетны кабул итүгә яздыру автоматы янәшәсендә урнаштырганнар.
КФҮтә фигура, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, кешеләрне керү урынында ук каршы ала.
“Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә табличкалар шулай ук керү юлында социаль хезмәтләр алучыларга алдауның таралган схемалары турында хәбәр итә.
Плакатларда мошенниклардан саклануның төп кагыйдәләре күрсәтелгән: бер генә банк та, полиция, ФСБ яки прокуратура да счет мәгълүматларын телефон аша сорамый. “Куркынычсыз счетлар” юк — бу киң таралган алдау. Чит кешеләргә карта реквизитларын, SMS кодларын һәм парольләрне хәбәр итәргә ярамый. Шикле шалтыратулар очрагында шунда ук 112 кайнар линиясенә шалтыратырга кирәк.
Учреждениеләргә килүчеләр инициативаны уңай бәяләделәр. Күпләр ачык табличкалар игътибарны җәлеп итә һәм шәхси мәгълүмат белән уртаклашканчы уйланырга ярдәм итә, дип билгели.
– Миңа “банк”тан берничә тапкыр шалтыраттылар, шәхси мәгълүматларны раслауны сорадылар. Хәзер, искәртүне күргәч, шундук аңлыйсың — бу алдау, – дип уртаклашты күп функцияле үзәккә килүчеләрнең берсе.
Кисәтү табличкалары булган полицейскийлар сыннарының урыннары үзгәрәчәк, аларны башка җәмәгать урыннарында да урнаштырачаклар.
Нет комментариев