Аксубайда Май чабу бәйрәме: кайда һәм кайчан узачак
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Май чабу бәйрәме: кайда һәм кайчан узачак

22 февральдә район халкын һәм кунакларны күптән көтелгән язгы тантана — Май чабу бәйрәме көтә.

Бәйрәм программасы 10.00 сәгатьтә башланачак. Оештыручылар традицияләрне, иҗатны һәм халык күңел ачуларын берләштерә торган бай эчтәлекле программа әзерләгән.

Матур традиция буенча бәйрәмнең төп сые коймак булачак. Кунакларны мул сый-хөрмәт һәм чын-чынлап бәйрәм рухы көтә. Көн дәвамында сәхнәдә район артистлары чыгыш ясаячак. Концерт программасы тамашачыларны матур номерлары, халык җырлары һәм иҗади чыгышлары белән сөендерәчәк.

Актив ял яратучыларны халык уеннары, конкурслар һәм ярышлар көтә. Чара кысаларында рәсми котлаулар һәм «Масленица курчагы» бәйгесе нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Бәйрәмнең кульминациясе традицион әйлән-бәйлән һәм кыш белән хушлашуны һәм язны каршылауны гәүдәләндергән борынгы йола – Май чабу карачкысын яндыру булачак. Чара халык биюләре белән тәмамланачак.


Нет комментариев