«Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында Мазилин урамында 25нче номерлы йорт ишегалдында «Күршеләр көне» бәйрәме узды.
Әлеге һәм күрше йортларда яшәүчеләр өчен бу кичә онытылмаслык, якты бәйрәм булды, аны мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Йортларда яшәүчеләргә сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Соңгы елларда район үзәгендә, районда төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла. Эшләр Милли программа кысаларында, шулай ук үз көчебез белән башкарыла, – дип билгеләп үтте ул. – Менә сезнең ишегалды да яңа төсмер алды. Бу яшәү шартларын яхшыртты, кәефне күтәрде, шатлык өстәде. Планнарыбыз зур – киләчәктә Мазилин урамын төзекләндерүне, район үзәгенең барлык урамнарына һәм ишегалларына асфальт салуны дәвам итәргә ниятлибез.
Әле күптән түгел генә 25нче номерлы йорт ишегалдында уңайсызлык хөкем сөрә иде. Берничә атна дәвамында биредә техника эшләде, төзүчеләр җирнең өске катламын салдырдылар, асфальт түшәделәр, яктырткычлар, кер киптерү җайланмасы куйдылар, эскәмияләр урнаштырдылар. Чәчәкләр утырту өчен дә урын калды. Йортта яшәүчеләр, әлбәттә, ишегалды тагын да уңайлырак булсын өчен, барысын да эшләячәк. Ә бәйрәмдә самавырдан төрле тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
Район мәдәният йорты артистлары күңелле җырлар бүләк иткән арада, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре төрле эшләнмәләр ясау буенча осталык дәресләре үткәрделәр. Балалар бик теләп кул иҗаты белән шөгыльләнделәр. Район китапханәсе хезмәткәрләре интеллектуаллар көрәше оештырдылпар – әдәби викториналар, күңел ачу уеннары уздырдылар, серле мәкальләр тәкъдим иттеләр. Балалар игътибарын исә китап күргәзмәсе җәлеп итте. Ишегалды бәйрәме кичкә кадәр дәвам итте – беркем дә китәргә теләмәде.
Нет комментариев