Аксубайда КФУ студентларының «Мирас» социаль отряды эшли
Соңгы яңалыклар

Аксубайда КФУ студентларының «Мирас» социаль отряды эшли

Аксубай районына Казан федераль университеты студентларының «Мирас» социаль отряды килде.

Төп максат – мәктәп укучыларына һәм яшьләргә күтәренке кәеф белән ничек укырга, эшләргә һәм ял итәргә, мавыктыргыч итеп яшәргә һәм кешеләргә файда китерергә мөмкин икәнен күрсәтү.

Район үзәгенә килгән беренче сәгатьләрдән үк алар эшкә керештеләр. Аксубайның 2 нче мәктәбендә укучылар белән очраштылар һәм яшьләр юнәлешләре буенча мастер-класс үткәрделәр, мәктәп укучыларын активлыкка рухландырдылар.

Икенче көнне Алдынгылар хәрәкәте волонтерлары белән бергә студентлар Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне һәм махсус хәрби операциядә катнашучының йорт яны территориясен кардан чистарттылар. Ишегалларындагы кар көртләрен һәм коймалар янындагы кар өемнәрен бергәләп чистартып, алар җылы рәхмәт сүзләренә лаек булдылар.

Алда отрядны бик күп кызыклы эшләр көтә: Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясен чистарту, аның яшәүчеләре өчен концерт, мәктәпләрдә очрашулар һәм мастер-класслар, шулай ук чуаш һәм татар халыкларының мәдәниятенә һәм традицияләренә чуму.

– «Мирас»ның килүе безнең яшьләр һәм мәктәп укучылары өчен зур вакыйга, – дип ассызыклады яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Татьяна Убейкина. – Студентлар актив, эш сөючән, хәтта үзләре белән көрәкләр дә алып килгәннәр. Безнең укучыларга алардан өйрәнергә кирәк. Алар белән аралашу бик күп файда китерәчәк.


Нет комментариев