Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда исерек килеш йөргән өчен машина йөртүчеләрдән дәүләт кеременә автомобильләрне конфискацияләячәкләр

Аксубай район судында исерек хәлдә автотранспорт белән кабат идарә иткән өчен дүрт җинаять эше каралды.

Суд матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге затлар билгеле бер срокка транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Ике җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылганда, әлеге җинаятьләр кылуда кулланылган транспорт чараларына кагылышлы закон нормасы кулланыла.

Суд карары нигезендә, РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 52 яшьлек Яңа Мокшино авылы кешесенең «Шевроле Нива» автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнгән.

Яңа Александровка авылында яшәүче 62 яшьлек пенсионерга да шундый ук җинаять кылган өчен «Renault Sandero» чит ил машинасы белән хушлашырга туры киләчәк, ул да суд карары буенча, хөкем карары законлы көченә кергәннән соң, дәүләт кеременә конфискацияләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев