Аксубайда Җиңү парадының генераль репетициясе узды
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Җиңү парадының генераль репетициясе узды

Аксубайның үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парадның генераль репетициясе узды.

9 майда узачак бәйрәм парадында катнашучылар парад белән җитәкчелек итүче запастагы подполковник Рамил Сөләйманов командасында марш йөрешен, үтү юлларын, командаларның төгәл үтәлешен кабатладылар.

Быелгы Җиңү көне тамашалы һәм истәлекле булырга вәгъдә итә. Район үзәге мәктәпләре укучылары, Аксубай техникумы студентлары, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте вәкилләре парад колонналары составында узачак.

Алар берничә атна дәвамында тере музыка – Александр Безруков исемендәге оркестр һәм сәнгать мәктәбе барабанчылар төркеме башкаруында хәрби марш астында йөрешкә репетиция ясадылар. Музыкаль озату маршка аерым бер тон бирә.


Нет комментариев