«Үлемсез полк» акциясе кысаларында Аксубай урамнары буйлап автоколонна узды.
Автомобильләрдә төрле гаскәрләр флаглары җилфердәде, тәрәзәләрендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм Украинада хәрби махсус операция геройларының портретлары урнаштырылган иде.
Колонна район мәдәният йорты яныннан кузгалып китте, аның составында «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасының сугышчы-ветераннары иде. Ветераннарны дәүләт автоинспекторы автомомобиле серена кабызып озата барды. Ветераннар Аксубайның үзәк урамнары буйлап үттеләр, үтеп баручыларның игътибарын җәлеп иттеләр. Кешеләр аларга кул болгадылар, җылы каршы алдылар. Күпләр колоннаны очратуның күңелле мизгелләре белән уртаклашыр өчен, вакыйганы телефонга төшерделәр. Автоколонна Романов, Совет, Октябрь, Мазилин, Шоссе, Толстой урамнары буйлап узды һәм маршрутны Золин урамында тәмамлады.
Нет комментариев