Аксубайда иң яшь баянчылар көч сынашты
Район мәдәният йортында «Аксубай егетләре» халык ансамбленең кече составы баянчыларының «Музыка войны, музыка Родины» бәйгесе узды.
Яшь музыкантлар мәртәбәле жюри хөкеменә үз талантларын, музыка уен коралында уйный белү осталыгын күрсәттеләр. Һәм икеләтә бәяләүгә лаек булдылар.
Бәйге тыңлаулары нәтиҗәләре буенча Айгөл Насртдинова – I дәрәҗә лауреат, Егор Гайнатуллин – II дәрәҗә лауреат, Рамзан Сабиров III дәрәҗә лауреат булды.
Тимофей Петрянкинга, Тимур Митрофановка һәм Раяз Гафиятуллинга катнашучы дипломнары тапшырылды.
Фото район мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев