Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яшьләр инициативалары өчен яңа үзәк барлыкка киләчәк

2026 елда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә район үзәгендә яңа яшьләр үзәге ачылачак.

Әлеге бина балалар, үсмерләр һәм яшьләр өчен уку, иҗат итү, аралашу һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен заманча мәйданчык булачак һәм аны тарихи дип санарга була. Җитмешенче еллар азагында кинотеатр итеп төзелгән бу бина, күңелле ял итү өчен, үз диварларына яшьләрнең берничә буынын җыйган. Аннары монда Яшьләр үзәге, Спорт мәктәбе урнашкан. Хәзер исә ул яшьләргә яңа максат белән хезмәт итәчәк. Биредә талантларны ачу, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алу, иҗтимагый инициативаларны тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Яшьләр проект эшчәнлеге белән шөгыльләнә, белем бирү программаларын уза, лидерлык сыйфатларын үстерә, заманча технологияләрне үзләштерә һәм фикердәшләр таба алачак.

Яшьләр инициативаларын хуплауга, шәхси һәм һөнәри үсеш өчен шартлар тудыруга аерым игътибар биреләчәк. Яшьләр белән идеяләрне тормышка ашырырга һәм һәр катнашучының потенциалын ачарга ярдәм итәргә әзер булган тәҗрибәле остазлар эшлиячәк. Ә хәзер биредә төзелеш эшләре тулы куәткә бара. Аксубайлылар бина яныннан үтеп барганда күп техниканы, төзелеш эшләрен башкаручы эшчеләрне күрәләр, бинаның тышкы күренешендәге үзгәрешләрне кызыксынып күзәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев