Истәлекле көн уңаеннан өйдә бәйрәм тантанасы ишек төбеннән үк сизелде.
Ветеран олы юбилеен үзенең иң якын, яраткан, кайгыртучан балалары, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә каршылады.
Ветеранны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә рәсми кунаклар район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров килде.
– 90 яшь – кеше тормышында иң зур вакыйга. Һәркемгә дә бу яшькә җитү насыйп булмый, – диде район җитәкчесе Алмаз Мингулов Республика Рәисе, район исеменнән тәбрикләүләр, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырып. – Сезгә якыннарыгызның һәрвакыт янәшәгездә булуын, аларның сезне шатландырып торуларын, кайгыртып яшәүләрен телибез. Хезмәтегез өчен рәхмәт.
Илгиз Әгъләм улы Иске Кармәт авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә белем ала. Армия сафларында хезмәт итә.
1958 елда шушы авыл кызы Сәгъдия Гыйнан кызы белән гаилә коралар, биш балага гомер бүләк итеп, аларны үз үрнәкләрендә эш сөючән, тырыш итеп тәрбияләп үстерәләр. Алар җәмәгате белән 67 ел бергә тату гомер итеп, тигезлектә картайган бәхетле пар. Икесе дә биш вакыт намазларын калдырмыйлар, Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып, бала-оныкларына хәер-догада булып, кызлары Рушания тәрбиясендә бәхетле гомер итәләр. Гаилә аксакалы 8 оныгының яраткан бабасы һәм 8 оныкчыгының кадерле дәү әтисе.
Илгиз Әгъләм улы Бөгелмәдә тракторчылар курсын тәмамлап, авылда механизатор булып эшли. Аның тормышында Казахстан якларына барып хезмәт куйган еллар да бар. Әмма ул гомеренең күп өлешен район үзәгендә нефть тармагында эшләүгә багышлаган. Тырыш һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталарына, Татарстанның атказанган нефтьчесе исеменә лаек булган.
–Юбилеем белән тәбрикләгән, мине олылап искә алган, өемә килеп котлаган районыбыз җитәкчеләренә бик рәхмәтлемен, – дип рәхмәт укып озатып калды рәсми кунакларны хезмәт ветераны.
Нет комментариев