Аксубайда яңартудан соң «Работа России» кадрлар үзәге ачылды
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яңартудан соң «Работа России» кадрлар үзәге ачылды

Аксубайның дистәләрчә кешесе, бюджет оешмалары хезмәткәрләре әлеге вакыйганың шаһитлары булдылар.

«ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУның Аксубай районы буенча бүлегенә агымдагы ремонт «Кадры» милли проекты кысаларында башкарылган. Агымдагы ремонтның бәясе 14,7 млн. сум. Финанслау чыганагы – федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары.

Хәзерге вакытта бөтен республика буенча мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы яңарту алып барыла, аларны бердәм фирма стиленә китерәләр. Аксубай мәшгульлек үзәге дә алар исәбендә. Учреждение башка төсмер алган, монда барысы да заманча. Офиста цифрлы сервислар һәм вакансияләр интерактив банкы булган заманча техника, клиентлар өчен көтү зонасы һәм кечкенә килүчеләр өчен уңайлы балалар почмагы барлыкка килгән. Үзәктә ремонт нәтиҗәсендә консультацияләр һәм эшлекле очрашулар үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Мәшгульлек үзәген модернизацияләү гражданнарга эш эзләүдә һәм эш бирүчеләргә квалификацияле кадрлар сайлауда тагын да нәтиҗәлерәк ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Җыелучыларны Татарстан республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов сәламләде.

– Мәшгульлек үзәгенең «Работа в России» кадрлар үзәге исеме генә түгел, аның тулылыгы да үзгәрде. Республикада мәшгульлек үзәкләрен яңа заманча биналарга үзгәртеп кору, аппаратура, цифрлы сервислар урнаштыру буенча зур эш башкарылды, хезмәткәрләргә карата таләпләр үзгәрде һәм күрсәтелә торган хезмәтләр спектры киңәйтелә. Шулай ук эш принцибы да. Ул эшсез статусына ия булган гражданин кадрлар үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән үзе өчен яңа юнәлеш таба алудан гыйбарәт.

Район җитәкчелеге халык исеменнән республика җитәкчелегенә кадрлар үзәген яңарту буенча проектны уңышлы төгәлләгән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Символик кызыл тасма киселде, «Работа в России» кадрлар үзәге үз ишекләрен ачты. Тармак җитәкчелеге вәкиле учреждение эше белән танышты, алга таба эшчәнлек буенча үз киңәшләрен әйтте.


Нет комментариев